КӨ’НЬЯК-КӨНЧЫГЫШ и. 1. Горизонтның көньяк белән көнчыгыш уртасындагы ягы һәм шул яктагы урын. Төньяк-көнбатыш тарафтагы чикләрне кан кушу белән ныгыткач, Сәлим хан көньяк-көнчыгыш тарафына игътибар итте һәм күрде: төрки халыклар белән чикләнгәнгәме, бөтенләй сакланмый диярлек икән ул яклар. М.Хәбибуллин. Бангладешның көньяк-көнчыгышындагы бер авылда бик тә үзенчәлекле агач үсә. Мәдәни җомга 2. с. мәгъ. Шул якта урнашкан, шул якныкы булган. Кытайдагы хәлләр, Көньяк-Көнчыгыш Азиядәге мөһим вакыйгалар да мәҗмугадан читтә калмый. Х.Миңнегулов |