КӨ’НЬЯК-КӨНБАТЫШ и. 1. Горизонтның көньяк белән көнбатыш урталыгындагы ягы һәм шул яктагы урын. Баюга авышкан март кояшы көньяк-көнбатышка караган тәрәзәләрдән бүлмә эченә бер тутырып карады. Ә.Еники

2. с. мәгъ. Шул якта, шул тарафта урнашкан, шул якныкы булган. Ә Сталинград һәм Көньяк-Көнбатыш фронтларының Хәрби Советлары Сталинның әҗәл боерыгын сугыш лозунгысына әверелдерделәр. К.Латыйп. Борынгы Алабуга шәһәрлеге --- хәзерге шәһәрнең көньяк-көнбатыш чигендә, Каманың кушылдыгы Тойманың уң ягында урнашкан. Ф.Хуҗин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә