КӨ’НЬЯК и. 1. 1) Дөньяның дүрт ягының берсе: горизонтның төньякка каршы ягы. Җилләр ашыгып-ашыгып авылның төньягыннан көньягына суык күчереп йөри---. К.Кәримов 2) Җылы климат полосасы, җылы як. Ул [Гадил] язмыштан күпне таләп итми, көньякларда шукланып йөргәне дә юк иде. М.Маликова. Көньякка күченеп китүче очар кошлар да ашыкмыйлар. Ә.Галиев. Бүрек колакчыннарын төшерү дә ярдәм итми көньякның җылы, иркә кояшында үскән малайларга. Р.Кәрами 2. с. мәгъ. Нинди дә булса җирнең, торак урынның (авылның, шәһәрнең, илнең һ.б.) кояшлы ягына караган; көньяктагы. Көньяк Урал сыртларына сыенган төпкел башкорт төбәге Айтуганга заман җиле килеп кагылган гына иде әле. Г.Якупова |