КӨ’НЧЫГЫШ и. 1. 1) Дөньяның дүрт ягының берсе: горизонтның көнбатышка каршы булган, кояш чыккан ягы; мәшрикъ. Көнчыгыштан көнбатышка, көнбатыштан көнчыгышка киткән эшелоннарны ишек ярыгыннан күреп кенә түгел, ә санап-барлап барамын. К.Латыйп

2) Европага карата шул тарафта урнашкан илләр. Урта гасыр мәзһәбләреннән оеган Көнчыгыш тирән йокыда хәзер. Р.Хәкимов. Күрер күзгә зур көнчыгыш шәһәренең тормышы шундый. Җ.Ильясов. --- Көнчыгышта технологияләр уйлап табылмый, фәнни ачышлар ясалмый. Казан утлары

2. с. мәгъ. Европага карата шул тарафта урнашкан, шул тарафтагы, шуларга мөнәсәбәтле. Көнчыгыш Азия



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә