КӨНЧЕЛЕК и. 1) Якын кешеңнең тугрылыгыннан яки мәхәббәтеннән шикләнү хисе. Көнчелек кычкырта аны шулай. К.Нәҗми. Нәфисә аның [Зиннәтнең] болай көнчелеген җиңә алмыйча бусарынуына кыенсынып карап торды. Г.Бәширов 2) Кешеләрнең өстенлеген, уңышын күралмыйча, гарьләнеп көнләшү хисе. --- Көнчелектән бу, көнчелектән! Алар аны үзләреннән рәхәтрәк яшәгәне өчен яратмыйлар. Ә.Еники. Көнчелек, алдау, хәйләкәрлек, ялагайлык, икейөзлелек, тупаслык, комсызлык һәм башкалар, башкалар – максатка ирешү өчен табигый чаралар. Ә.Баян. Дөнья артыннан куу, көнчелек кешеләрне упкынга илтә. Р.Батулла ◊ Көнчелеккә көч килү Көнләшү хисе уяну. Көнчелек килү Көнләшү хисе туу. Кешенең яхшы эшенә көнчелегең килсә, аңардан уздырып эшлә. Мәкаль. Көнчелек корты Кеше күңелен борчып, тынгы бирми торган хис. Ул авторларның кайберләрен көнчелек корты кимерә, кайберәүләре минем әсәрдә тәнкыйтьләнгән иде. Г.Бәширов. Дөресен генә әйткәндә, көнчелек корты төште аның бәгыренә. Р.Батулла. Көнчелек тамыры Көнчелекне китереп чыгарган сәбәпләр. Көнчелек уты Көнчелек хисе, көнчелек тойгысы. [Дамир] кочак-кочак розалар күтәреп бүлмәбезгә килеп кергәндә, күп кенә кызларның күзендә көнчелек уты кабына иде. Ф.Яруллин. Шул сәгать көнчелек уты йөрәген яндырып, җәлладка әмер кыйлды: «Кис шул ярамаган угланның башын!» – диде. К.Насыйри |