КӨНЧЕ с. 1. 1) Яраткан кешесенең тугрылыгыннан яки хисләренең, мөнәсәбәтләренең сафлыгыннан шикләнүче, көнләшүче. [Сәриянең] ире бик тә вакчыл, үтә чыккан көнче, кире беткән бер бәндә булып чыкты. М.Зарипов. Давыдов гаилә тормышында яман көнче булса да, иҗат мәсьәләсендә көнләшә белмәде бугай. К.Миңлебаев 2) Кешеләрнең уңышын, өстенлеген күреп гарьләнүче, бәхетенә аяк чалырга яисә шул кешедән өстен чыгарга теләүче. Шулай итеп, кешеләр мәкерле Пумбадан – галәм серләрен, комсыз, көнче Думпастан – йолдызларны азат иткәннәр. Р.Батулла. Беркемгә билгесез чатырчы, күр дә тор, көнче күршеләренең күз алдында күккә күтәрелер әле... Җ.Ильясов 3) Көнләшүле; көнләшүне белдергән. Яки вакчыл, көнче кеше, үзен һәммә кешедән дә дәү итеп уйлап та, берни дә белмәгән кеше, ничек итеп бөек идеяләр турында яза белсен? Г.Бәширов. Егеткәем, сез бик көнче кеше булырга охшыйсыз. Т.Галиуллин. Мөхетдинов көнче хатын-кызны бер дә өнәми иде. Х.Камалов 4) иск. Дошман булган. Күп тә үтми, батырлар яткан ак тирмәне көнче яу чолгап алды. Әкият. --- Көнче яуга көенеч китердегез. М.Җәлил 2. и. мәгъ. Көнләшә торган кеше. Кешесе ул түгел, көнчеләрдән түгел, явызлык эсти белмәс, кулыннан килгән киңәшен бирер, акыллы сүзен әйтер [Нуретдин абзый]. Ә.Еники. Көнчеләр әләге буенча патша Ән-Нуман аны зинданга ябарга һәм буып үтерергә боерган. Җ.Ильясов. Кит бар моннан, көнче, күземә күренмә! Казан утлары ◊ Көнче күбәләк Бик нык көнләшүчән кеше. Минем көнче күбәләгем, минем кыю карчыгам, сез – бербөтен!.. Миннән бүтән кем сезнең көчкә чыдар?! Р.Харис. – Сәбәпсез көнләшү – гөнаһ, – диде хуҗа хатын. – Димәк, көнче күбәләк икәнсез... Ф.Җамалетдинова |