КӨННӘ’Р-ТӨННӘР и. күпл. кит. сир. Озак вакыт; гомер. Шушы хәлләрдән соң Кояш ничә мәртәбә күз йомып, Ай ничә тапкыр җир йөзенә карап каш сикертте, ягъни байтак көннәр-төннәр узды. Р.Батулла. Әйтәм, имеш: күпме еллар Бүлешмәгән серләребез, Көннәр-төннәр сөйләшсәк тә Бетмәс кебек сүзләребез. Ф.Чанышева



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә