КӨ’Н-ТӨН рәв. к. көне-төне. Энем бик авыр кичергән, көн-төн елаган, мескенкәем. Ә.Баян. Көн-төн бергә эшлибез үзебез! Ә.Еники. Рушад эшкә чумган, көн-төн китаплар белән. М.Мәһдиев. Бизәк төшерүчеләр көн-төн эшли, ташчылар мунча салырга күчтеләр. М.Хәбибуллин ◊ Көнне-төнне белмәү Ял күрмичә күп эшләү турында. Көнне-төнне белми эшләүчеләрне махсус эзләп җыйганнар диярсең! Мәгърифәт |