КӨ’НОЗЫН рәв. Көн дәвамында; көн буе. Инде утыз елга якын, һәркөнне таңнан торып, көнозын болын-кырда йөрим, алай да табигатьне күреп туйганым, аның серләрен аңлап бетерә алганым юк әле. З.Фәйзи. Кояш көнозын кыздырган иде, юл тузанының кайнарлыгы ботинка табаны астыннан бәреп тора. Р.Низамиев. Үзем көнозын мәктәптә, ирем дә җаваплы урыннарда эшләде. Сөембикә |