КӨННӘ’Н-КӨН рәв. Торган саен, вакыт узган саен. Шагыйрь дә, хикәяче дә, сатирик та булып Фаил Шәфигуллин күз алдыбызда үсте, көннән-көн яңарды, олыгайды. Н.Арсланов. --- Әдәбият – энә белән кое казу, әдәбият – кеше күңелен тәрбияләү, әдәбият – кешеләрне яхшы булырга, көннән-көн яхшырак була баруга этәрү коралы. Ф.Хөсни. Кәтиб Хафиз өчен шул көннән алып китаплар дөньясындагы хәлләр киңәя барды, сарайда булып торган хәлләр көннән-көн тарая барды. М.Хәбибуллин |