КӨНЛЕКЧЕ и. 1. Эш көне исәбеннән түләү шарты белән эшкә алынган кеше. Ә монда яллаган көнлекчеләр төшкәчә ат көтеп өйдә яттылар. Г.Ибраһимов. Һич булмый икән, көнлекче булып, утын ярып йөреп булса да, тамагыбызны туйдыра алырбыз әле. Г.Кутуй 2. с. мәгъ. 1) Җитди булмаган, кыска вакытлы. Көнлекче иҗат ясин укылмыйча гына Вакыт каберенә күмелә. М.Галиев 2) Бүгенге көн белән генә яши торган, эшли торган. Х.Туфан белән С.Хәким көнлекче шагыйрьләргә каршы көрәштеләр. М.Вәли-Барҗылы |