КӨНЛЕКЛӘП рәв. 1) Эш көне исәбеннән, көнләп. – Хуш, – ди бай, – ничек түли, айлыклапмы, көнлекләпме? Г.Әпсәләмов. Ул Нурый картларга көнлекләп эшкә баргалый иде. Г.Ибраһимов. Юк, имеш, көнлекләп түләми, бетереп түли, син дә аңа бетереп эшлә. Ә.Фәйзи 2) Көнлек итеп, бер көнгә җитәрлек итеп. [Рашат:] Син аны [горурлыкны] токмач басарга он алып кергән кебек, сарайдан көнлекләп алып керәсеңме? Ф.Садриев. Ә мин 50 сум стипендияне, ай буена җиткерү өчен, көнлекләп бүлеп куям. Безнең гәҗит |