КӨНЛЕК II и. 1) Эш көне исәбеннән түләнә торган вакытлы яки сезонлы эш. Әнкәем Нурый хаҗиларда көнлектә йөри. Г.Толымбай. Директор Шәмсетдиновны квартирага үзенә алган, инспектор Хәмитовны «көнлеккә» салып чират төзегән иде. М.Мәһдиев. Үзләре көнлеккә, атлары көрчеккә калсын!.. А.Хәлим 2) сир. Үлгән кешене искә алу көне, искә алу йоласы (өчесе, җидесе, кырыгы тур.). Ибраһим абыйның җиде көнлеге бүген, халык шунда агыла. Казан утлары |