КӨНЛЕК I с. 1) Бер көнгә билгеләнгән, билгеләп куелган. Блоклар өстендә нәкъ унбиш минут эшлибез – бу безнең көнлек норма. Ә.Сәлах. Без төшенеп җиткәнче, «Комбайнчы Һади Абзалов, көнлек нормасын 120% үтәп, беренче урында бара» дип язылган, казыкка аркылы беркетелгән тактаны минем кулыма, «Комбайнчы Гимаз Кашапов ике көн рәттән көнлек нормасын 110% ка үтәде» дип язылганын Фоат абый кулына тоттырды. Г.Галиев. Дөрес, көнлек норманы үтәми калган юк югын. Р.Вәлиев

2) Сөйләмдә күрсәтелгән көн исәбенә җитәрлек, шул вакыт исәбенә билгеләнгән. Бүген кич эштән кайткач, капчыкларыбыздагы бәрәңгеләребезне чамалап карадык: бик кысып ашаганда да, җиде-сигез көнлек кенә калып бара икән. Г.Галиев. Болгар халкының кайберсе, йола куша дип, әле булса мәет янына өч көнлек ризык куя. М.Хәбибуллин. Үзең үлгәч тә өч көнлек эш кала, диләр бит. Ә. Моталлапов

3) Бер көн эчендә булган, бер көндә башкарылган яки башкарыла торган. Миңа көнлек эшләргә ялланып йөрүдән башка чара калмады. Г.Галиев // Сөйләмдә күрсәтелгән көн кадәр дәвам иткән яки итә торган, шул кадәр көннәргә сузылган. Өске Кирмәнгә бер көнлек юл калды. М.Хәбибуллин. Алып та киттеләр, Иваново өлкәсенең Гороховец лагерьларында ике көнлек хәрби әзерлеген пулемётчы булып эшли башлап, миномётчы булып тәмамлаганнан соң, --- Мотаһарны һәм аның кебек ирененнән ана сөте дә кипмәгән өч йөз селәгәй малайны сугышка да ыргыттылар. А.Хәлим

4) Бер көн эчендә җыелган, тупланган яки җыела, туплана торган; эшләп алынган яки алына торган. Кәримә менә шул сыерның көнлек сөтен беренче айда ук унике литрга җиткерде. Ә.Еники. Боларның фәкыйрьрәкләре, көнлек хезмәт берлән яши торганнары балаларын-чагаларын ерак йирләргә мәктәпкә җибәреп йөртә алмыйлар, киемнәре булмый. Г.Исхакый. Үзенең көнлек керемен – ике тәңкә акчасын биреп, ул аны коткарган. С.Алишев // Бер көн эчендә тотыла, туздырыла, сарыф ителә торган. Минем көнлек расходым 20 тиеннән узганы юк. Г.Кутуй

5) Гомер көннәре турында, ягъни яше тулмаган баланың (хайван, кош-кортларның һ.б.) ничә көн тутырган булуы. Сорап та тормады, кая, ничек тотыйм кызымны дип уйлап та бирмәде, биләүдәге ике көнлек кызын күтәреп алды да идән буйлап биеп тә китте. Ә.Галиев. Ике баласы өстенә өч көнлек сабыен калдырып, япь-яшь килеш кара гүргә керә ул. Т.Нәҗмиев

6) Кыска гомерле, тиз үтүчән, вакытлы. Шунысы да бар: аның җырлары бер көнлек кенә түгел. Р.Миңнуллин. Көнлек шатлыкларның арасында Ул югалды, кабат чыкмады. М.Әгъләмов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә