КӨНЛӘ’Ү ф. сөйл. к. көнләшү. Егет чагында миннән көнләп, Әскәр белән сугышканые – кулы яман да каты аның. Ф.Шәфигуллин. Юк, бу тансыклавы хатынны сагынудан түгел иде, хәтта көнләүдән дә түгел, хатынның бала табып үстерә башлагач кына яхшы якка үзгәрүеннән гаҗәпләнү тойгысы гына иде. М.Хәбибуллин. – Бу хатынны көнләсәң дә ярый, – дигән уфтану белән, үзенә язмаган беренче мәхәббәте артыннан сокланып карап калды Хисмәтулла. Ә. Моталлапов

Көнләп йөрү Озак вакыт дәвамында көнләү. Сәлимәнең еллар буе көнләп йөрүен ул каян белсен. Казан утлары

Көнләп кую Кыска вакыт аралыгында, бер тапкыр көнләү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә