КӨНЛӘШҮ ф. 1. 1) Яраткан, кадерле булган кешеңнең мәхәббәттәге тугрылыгына, хисләренең, мөнәсәбәтләренең сафлыгына шикләнеп карау. Көнләшүем дә бүтәннәрнекенә охшамаган, үземне эчтән кимерә-кимерә газаплый идем. Н.Гыйматдинова. Кайчагында көнләшү хисе күңел тәрәзәләренә чиртеп куйса да, бу шомлы шикләнүләрне җәһәт-җәһәт куарга тырышам. Ә.Моталлапов. Үзе [хатын] юкта көнләшүдән буылам. Р.Батулла

2) Башкаларның өстенлегенә, уңышына, мөмкинлегенә яисә әйберенә кызыгу һәм шуны ук теләү. Аның [Әнвәр Давыдовның] шулай рухланып укуын күреп-ишетеп, мөгаен, артистың да көнләшер иде. К.Миңлебаев. Кызыйлар кала кызыгып, энекәшләр – көнләшеп! Р.Миңнуллин. Әллә каян беленеп тора: безнең бәхеттән көнләшәләр. Ә.Баян

3) Кешеләрнең өстенлеген, уңышын, шатлыгын, әйбәт тормышын һ.б. күреп гарьләнү, кара көнчелек хисе белән яну, ул кешегә аяк чалырга, комачауларга теләү. Мактап сөйләүчеләр күп булган кебек, көнләшүдән аның [Кәримәнең] уңышларын юкка чыгарырга тырышып сөйләнүчеләр дә булмады түгел. Ә.Еники. [Сәгыйть:] Теге сатучыларга әйтмә, юкса көнләшү китәчәк. Ф.Яруллин

2. и. мәгъ. Кемнең дә булса матди яки рухи яктан өстенлеген яки башкаларга мөнәсәбәтен күргәч (белгәч) туган кызыгу, соклану яки, киресенчә, күралмау хисе. Гүя хатынының бу байлыклары бер дә аның өчен түгел иде. Хәтта көнләшү дә кузгалмады аңарда: кузгалырга иренде, ахрысы. Ә.Еники

Көнләшү корты Көнләшү хисенең тынычлыкны алып, һәрвакыт күңелне бимазалап торуы хакында. Миләүшәнең күңелендә көнләшү корты кузгалды. Хәер, бу көнләшү генә түгел, Әлфреднең сүзләре аның горурлыгына ук барып кадалды. Ф.Яруллин

Көнләшә башлау Көнләшергә тотыну. Ярый, яшь хатын бала тапкач, карт хатын көнләшә башлый. Әкият. Зәйтүнә Насретдинова күзләрендә кинәт көнләшә башлау чаткылары чагылып алды: – О-о!.. Хәтта Киров театрының үзенә-ә! Р.Вәли

Көнләшеп алу Бераз, кыска вакыт аралыгында көнләшү. Күңеле белән ул [Хәнәфи агай] атларның шундый язмышына көнләшеп алды. Җ.Мостафин

Көнләшеп йөрү Еш, һәрвакыт көнләшү. Аның [Сыртакның] осталыгыннан көнләшеп йөрүче сунарчыларга сөенечтер бу җиңелү, сөенеч кенә түгел, бәйрәм булгандыр. Р.Батулла. Эзлә, тап шул бәхетне, ә кеше бәхетенә кызыгып, көнләшеп йөрмә, аның бәхетен тартып алырга да тырышма. Р.Вәлиев

Көнләшеп кую Кыска гына вакыт, аз гына көнләшү; бер тапкыр көнләшү. Теге мут җан хатын янында шундаен сырпалана иде ки, вәзир көнләшеп куйгандай булды. М.Хәбибуллин. Айзат Нурбакның Тамарага тутырып-тутырып каравын, Тамараның да аңа ничектер уңайсызланган, бераз оялган шикелле елмаебрак күз салуын күреп, «ну тиз дә дуслаша соң кешеләр» дип көнләшеп куйды. Г.Мөхәммәтшин. Дөресен әйтим, мин алардан көнләшеп тә куйдым. А.Хәлим



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә