КӨНЛӘШТЕРҮ ф. 1) Кемдә дә булса көнләшү хисе уяту. Ара-тирә көнләштерә дә бел, бик үсенеп китмәсен ул, куркыбрак та торсын. Ә.Еники. Сезне көнләштерер өчен шулай иттек. Ш.Камал

2) Нәрсә (кем) дә булса зур кызыксыну, соклану уяту. Табигатьнең искиткеч серлелеге аңарда [Нәфисәдә] табигать көченә ихтирам уята, аны дулкынландыра, хәтта көнләштерә иде. Г.Бәширов

Көнләштерә төшү Тагын да ныграк көнләштерү

Көнләштереп алу Бераз гына көнләштерү

Көнләштереп бетерү Тәмам көнләштерү; барысын да көнләштерү

Көнләштереп йөрү Шактый вакыт көнләштерү; даими, еш көнләштерү

Көнләштереп тору Даими, еш көнләштерү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә