КӨНЛӘШЕ’РДӘЙ с. 1. Көнләшерлек. --- Җир шарында бәхетле чор тормышының бәхетле баласы булып туу үзе үк күпләр көнләшердәй вакыйга түгелме соң? М.Вәлиев. Биш йөз ел буена татарны бетерә алмыйча интеккәннән соң, Рәсәй туфрагында Иблис көнләшердәй ике шәхес пәйда булды: Ленин белән Сталин. Р.Батулла. Ай көнләшердәй кыз иде, Үзе дә шуны белде. Ә.Баян

2. рәв. мәгъ. Көнләшердәй итеп



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә