КӨНЛӘП рәв. 1) Бер көнгә исәпләнгән хәтле; бер көн дәвамында. Менә синдә ялкау йокылары Сәгать түгел, көнләп сузыла. М.Җәлил

2) Билгеле көн дәвамында; сөйләмдә күрсәтелгән көн чамасында. Атна-ун көнләп укыгач, безнең курсны бөтенләе белән колхозга бәрәңге алырга озаттылар. Э.Касыймов

Көнләп түгел, сәгатьләп Бик тиз; кызу темплар белән. Бу малай айлап түгел, көнләп түгел, сәгатьләп үскән, ди. Әкият. Шул унбиш ел чамасы вакыт эчендә шәһәр көнләп түгел, сәгатьләп үсте. Р.Сабиров. --- Симезләр армиясе бөтен дөньяда көнләп түгел, сәгатьләп арта. Мәдәни җомга



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә