КӨ’НКҮРЕШ и. 1) Билгеле бер кеше, халык, катлау һ.б. яшәешенә хас гадәтләр, үзенчәлекләр, яшәү рәвеше. Көнкүрештәге үз-үзен тотышы Әмирхан абыйның иҗатына да хас. Т.Миңнуллин. Ләкин [Гасыйм Сәлахович] үзе дә сизә: нәрсәнедер белеп җиткерми, аңлап җиткерми... Әйтик, кешеләрнең көнкүрешләрен... Ә.Еники. – Анда күп нәрсәләр бар, – дип башлады Ласхай һәм Өскит иленең кануннары, кешеләре, аларның тормышы, көнкүреше турында сокланып сөйләде. Р.Батулла

2) Тормыш, яшәеш, көн күрү хәле. Икенчедән, үз көнкүреше белән артык мавыгып киткән кеше халык ихтыяҗын күрми башлый. Ә.Еники. Әйе, ул [Илдус] – булдыклы ир, көнкүреше төзек-камил иде. Н.Гыйматдинова. Клара аларның көнкүреш хәлләре белән дә, читләтеп кенә булса да, кызыксынып карады. Ә.Еники



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә