КӨНҖЕТ и. бот. Көнҗетчәләр семьялыгыннан, Африка һәм Азиянең тропикларында таралган, культуралы төре көньякта игеп үстерелә һәм орлыгыннан май алына торган үләнчел үсемлек. Өстенә кыздырылган сипкел-сипкел көнҗет орлыклары сибелгән андый пәканд [ипи] айлар буенча бозылмый. Т.Нәбиуллин. Үзе кайнар, үзе бераз кызарып пешкән, өстендә сипкел-сипкел кыздырылган көнҗет орлыклары, үзе ак, күпереп тора, ә исе, исе – һушларыңны алырлык! Р.Мирхәйдәров |