КӨНЕНДӘ рәв. 1) Шул ук көнне. Мөселманнар мәетне көнендә җирлиләр. М.Маликова. Группабызның кызлары да тәртиплеләр, хәер, биредә тәртипсезләнергә ирек куймыйлар, директорыбызның талканы коры, андыйларны мәктәптән куу турында көнендә үк боерык яздырып элдерә. Г.Галиев

2) Алдан билгеләнгән көнне; тиешле вакытта. Ниләр күрсәм дә мин юл йөргәнемдә, Төгәл йөрдем, төгәл килдем, көнендә. Котб

3) Нәкъ шул вакытта. Архитекторлар һәм сынчылар ул әмерне көнендә үк гамәлгә ашырып куйдылар. Ф.Баттал



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә