КӨНЕ’Н-ТӨНЕН рәв. к. көне-төне. --- Зенит туплар улый-күкри көнен-төнен. Ш.Мөдәррис. Ни өчен дигәндә, укуга Фәләхтән ныграк бирелгәннәр, көнен-төнен дәреслек өстендә утырган укучылар да бар иде алар классында. В.Нуруллин. Улының хәл ителмәгән язмышы балык кылчыгы кебек аның бугазына килеп кадалды, көнен-төнен сызлатып тора башлады. А.Гыйләҗев ◊ Көнне-төнне белмичә Бик нык бирелеп, ял итмичә, үз-үзен аямыйча эшләү, ни беләндер шөгыльләнү һ.б. турында. Син көнне-төнне белмичә тырышып эшлә-эшлә дә, синең хезмәтеңне зурлап, сине Геройга тәкъдим итсеннәр дә, шул чакта сине күралмый, синнән көнләшә торган берәү килеп чыгып бөтен эшеңне бутап бетерсен дә – шуңа түзеп торып кара син! В.Нуруллин |