КӨНЕ’-СӘГАТЕ и. 1) Тиешле вакыты, үз вакыты. --- Көне-сәгате җиткәч әйтермен. Ватаным Татарстан

2) Билгеле бер вакыт. Көненә-сәгатенә, кәефе-мәнфәгатьләренә карап, ул [Мотаһар] бу күптән таныш, дистә еллар буе тапталган, мең-миллион тапкыр йөрелгән аралыктан төрле рәвештә --- үтә ала. А.Хәлим

Көне-сәгате белән Бик тиз, кичекмәстән, шунда ук. Тукай комитетының карарын мин көне-сәгате белән үк белдем. Ә.Еники. Бу вакыйганы көне-сәгате белән хәтердә калдырырга кирәк. А.Хәлим. --- Сүз әти-әниләргә көне-сәгате белән ирешә. Ватаным Татарстан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә