КӨНДЕЗЕН рәв. к. көндез. Иртән дә яуды [яңгыр], кичен дә яуды, көндезен дә, төнлә дә туктап тормады. Г.Ахунов. Температура көндезен утыздан артып китә, төннәрен егермедән дә төшми диярлек. Ә.Еники. Көн саен кич яшен дә яңгыр, көндезен кояш. Җ.Ильясов |