КӨНДЕЗГЕ АШ и. 1) Көн уртасындагы, төш, өйлә вакытындагы ашау. Бәрәңге кәтмәнләвемнең рәте булмаса да, көндезге ашка чаклы өйгә кереп күренеп йөрмәдем. И.Сирматов. --- Бер көнне көндезге ашка кайткач, ул [Хәмзә абый] авылдан бөтенләй исереп килде. Н.Булатов

2) Шул вакытка әзерләнә торган ризык, ашамлык. Вәли кайтып кергәндә, Мәрьямбикә өстәлгә көндезге ашны әзерләп, ашъяулыклар яба, тәлинкә, кашык, пычак, чәнечке, борыч, серкә, икмәк китереп йөри иде. Р.Гайфуллина. Көндезге ашны әзерләгәч кенә чыгармын мин юлга, дип әйткән иде бит апа. Казан утлары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә