КӨНДЕЗГЕ с. 1) Иртә белән кич арасындагы; көн уртасындагы. Төнлә дә көндезге кебек якты шәһәрдә үскән кыз бала ничек караңгыдан чирканмый икән? Н.Гыйматдинова. Көндезге эсседә борчылган сыерлар хәзер кадалып ашыйлар, бу көтүлеккә төшкәннәренә өч көн, үлән әйбәт, күпереп тора. А.Гыйләҗев. Көндезге сәгать уннар тирәсе. Г.Мөхәммәтшин

2) Көндез башкарыла торган. Көндезгесен җәмгыять үзе карый иде, ягъни сез дигән сүз. М.Маликова

3) Көндез кулланыла, киелә, тотыла һ.б. торган. Хатын икенче бүлмәгә кереп, Заһит биреп җибәргән алтын әйберләрне тиз генә диван астына тыкты да, йокы күлмәген кияргә дип, көндезге киемнәрен салды. Ф.Яруллин

4) Көндез уяу булган, көндез хәрәкәттә булган (хайваннар һәм бөҗәкләр тур.). Акбарның ул тирәдән узып барышлый искәргәне бар: аннан көндезге тилгәннәр, төнге ябалаклар эзләнмичә, тукталмыйча, ары таба узалар да китәләр иде. Ә.Гаффар. Г.Петров мәгълүматлары буенча, 2005 елда Татарстан территориясендә көндезге тәңкәканатлыларның 143 төре билгеләнгән. Татарстанның үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы

5) Уку йортларында даими, һәр көнне һәм гадәттә көндез укуга корылган. Мин педагогия институтына барып кергәч, ул анда читтән торып укуыннан көндезге укуга күчте. М.Маликова. --- студент чагында ук фәнни эшкә керешү, аннан көндезге аспирантурада уку һәм кандидатлык диссертациясе яклау – фәнгә килүнең иң сыналган һәм нәтиҗәле юлы. Х.Миңнегулов. Институтта көндезге һәм читтән торып уку бүлекләре бар. Э.Шәрифуллина



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә