КӨНДЕЗ рәв. 1. Иртә белән кич арасындагы вакытта. Хәят чәй куйды, ашарга көндез пешергән пилмәнне кайнарлады. Ф.Садриев. Алар [Булатлар] өчен чыршы бәйрәме көндез булды. Х.Бәдигый

2. и. мәгъ. Иртә белән кич арасындагы вакыт. Июньнең башы, ап-ачык кояшлы көннең көндезе. Ф.Әмирхан

Көндез чыра яндырып эзләү Бик нык, бөтен җирдән, бөтен дөньяны актарып эзләү; эзләмәгән җирне калдырмау. --- Тамара Сергеевна кебек кешене бит ул [Петя] көндез чыра яндырып эзләсә дә яңадан табачак түгел! Ә.Еники. Хәзерге заманда бу салам түбәле, җиргә сеңеп беткән кырык терәүле каралты-кураны көндез чыра яндырып эзләсәң дә табалмассың. Р.Батулла



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә