КӨНДӘШЛЕК и. 1) Көндәш булып яшәү; кемгә дә булса көндәш булу. Һай, яман да икән көндәшлек хәлләре. М.Әмирханов. Әле дус йөрсәләр дә, заманында көндәшлек рәхәт булмагандыр. Г.Якупова

2) Кешеләр, оешмалар, илләр һ.б. арасындагы үзара ярышу, өстен чыгарга омтылу; конкуренция, конкурентлык, конкурент булу. --- карачыларның һәркайсы үз ягын каера башлады, биләр арасында астыртын көндәшлек тамырланды. Ф.Латыйфи. Ә бию сәнгатендә Фәйзигә тиңләшерлек тә, аның белән көндәшлек итүче артистлар да булмый. Ф.Фәтхи. Читтән кертелгән азык-төлек товарлары белән көндәшлек (конкурентлык) итәргә хәзерләнмәгән җирле җитештерүчеләргә базарда үз урыннарын табу һәм бу урыннарны саклап калу кыенлаша. Ватаныбыз тарихы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә