КӨНДӘШ и. 1. 1) Берничә хатыны булган ирнең хатыннары бер-берсенә карата шулай аталалар. Гайшә көндәш бала китерә алмый икән. Р.Мулланурова. Көндәш белән яшәү бер Хәлимәдән генә калмаган. Ф.Сафин. Тимерче хатыннары көндәш булып яшәмәгәннәр, ә ике якын дус, ахирәт булып, бергәләшеп тату дөнья көткәннәр. З.Зәйнуллин

2) Бер үк ир-егетне яисә хатын-кызны яратучы яки аңа ниндидер дәрәҗәдә мөнәсәбәттә булган ике кеше (бер-берсенә карата). Көндәшемне өзгәләп ташларлык булып, ишекне кискен генә ачтым. А.Шамов. Көндәш җөмләсен төгәлләп өлгермәде, Күкчәчәк ыржайган бикәнең авызына вак бәрәңге кыстырды: – Безнең исемнәрне гайбәткә буяма, яме?! Н.Гыйматдинова

3) Спорт уеннарында һәм ярышларында бер-берсе белән көч сынашучы спортчы яисә команданың берсе. Шахмат тактасы артына утырсам да, көндәшем спорт мастеры ук булмаса, беренче разрядлыларга гына биреште юк. А.Хәсәнов. Шуңа да көндәшләр капкасына даими туп кертүчеләр арасында уенчыларыбыз алдынгы булмау куркыныч түгел. Шәһри Казан

4) Нинди дә булса бәхәстә, ярышта каршы якта булган һәм кемнән дә булса өстен чыгарга омтылучы, җиңеп чыгарга тырышучы икенче берәү. Тубыкбай сизелер-сизелмәс кенә билен уйнатып алды, кенәз кысып китерергә теләгән сынын бушата төште һәм үз чиратында көндәшенең касыгына йодрыгын кадады. М.Хәбибуллин. Әлҗаманның төрле ягын капшап караганнан соң, алып Бәргән, кинәт аска кереп, көндәшенең билен шатырдатып тотып алды да, «һек» иткән тавыш чыгарып, дошманын һавага чөйде. Р.Батулла

5) Бер үк кулланучыга исәпләнгән һәм бер-берсенә конкурент булган товарлар, җитештерү чаралары һ.б.ш.ның берсе. --- Үзебездә җитештерелгән комбайнның бәясе чит илдәге «көндәшеннән» күпкә очсыз. Ватаным Татарстан

6) Үзе белән бер юнәлештә, өлкәдә эшләгән, хезмәт куйган һәм аңа конкурент булган һөнәр иясе. [Идрис:] Нигә йотар икән? Мин аның көндәше түгел, эштә дә аның урынына үрмәләргә җыенмыйм. А.Гыйләҗев. Үзеңнән көчлеләр арасыннан ул көндәшләрне эзләргә һәм шулардан ким җырламаска дигән максат куеп иҗат итәргә кирәк. З.Сәхәбиева. Сәхнәдәге көндәшләренә дә үзе белгәннәрне өйрәтүдән авырсынмады [Шәфика Котдусова]. Мәдәни җомга

7) Көнләшүче; кемгә дә булса аяк чалырга, начарлык эшләргә теләүче; дошман. Чит айгырны байталга якын җибәрмәс өчен, көндәшләр ниләр генә кыланмый монда. Р.Батулла

2. с. мәгъ. Көнләшү нәтиҗәсендә кемгә яисә нәрсәгә дә булса начар мөнәсәбәттә булган. Көндәш хатын шымчы булыр. Әйтем. Көндәш командадан барыбер җиңдермәбез дип башладылар бу уенны футболчылар. Шәһри Казан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә