КӨНДӘЛЕК ДӘФТӘР к. көндәлек I (1 мәгъ.). Мин баламның көндәлек дәфтәрен язудан, язылганын укудан рәхәтлек таба идем. Г.Кутуй. Күрәсең, ул [А.Алиш] көндәлек дәфтәре алып барган, нәсерләр дә язган. Р.Мостафин. Чаллыярдагы ыгы-зыгы шулкадәр көчле булды, язмыш Гаярны дулкыннарның шундый биек өркәчләренә утыртып йөздерде ки, вакыйгаларны көндәлек дәфтәре битләренә күчереп барырга вакытны бөтенләй диярлек калдырмады. Г.Кашапов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә