КӨНДӘЛЕК II с. 1) Һәркөнне кабатлана торган, һәр көн саен була яки башкарыла торган. Берлинга! Элек безнең бөтен армиянең сугышчан лозунгысы булган бу сүз хәзер гади солдатның көндәлек сүзенә әверелде. Ш.Мөдәррис. Көндәлек эштә, алар белән очрашканда, бергәләп колхозларга чыкканда, Тимерхан алардан [белгечләрдән] өйрәнә, агротехника һәм зоотехния буенча элементар кагыйдәләрне төшенә башлый. Г.Ахунов. Китап укуга һәм язу эшләренә күп вакыт сарыф итү белән беррәттән, Муса [Җәлил] көндәлек дәресләрен дә вакытында әзерләргә өлгерә. Казан утлары

2) Һәр көн кулланыла, киелә торган. И.Рәми һәм француз галимнәренең бу хезмәтләре – минем көндәлек өстәл китапларым. М.Мәһдиев. Аннары йорт арасында кия торган көндәлек һәм эш киемнәрен әзерләде [Рәхимә түти]. З.Фәйзи

3) Һәр көн чыгарыла, басыла торган. Көндәлек газеталарны исә ил халкының 24 проценты гына укый. Р.Фәйзуллин. Беренче шигырьләрем көндәлек матбугатта 1960 елда чыга башлады. Ф.Яруллин. Көндәлек гәҗитләрне карап-укып барган кеше бик күп яңалыклардан хәбәрдар була ---. Ватаным Татарстан

4) Гадәттәге, гадәти; башкаларыннан бернәрсә белән дә аерылып тормаган. Дөрес, көндәлек гади тормыш үзенең моңарчы хөкем сөргән тәртип-низамы, дине-шәригате белән искечә һаман бара иде әле. Ә.Еники. Үз фикереңне төгәл, дөрес итеп әйтә һәм яза белү, аларны көндәлек аралашуда уңышлы файдалану кешенең интеллектын билгели. Ә.Хуҗиәхмәтов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә