КӨНДӘЛЕК I и. 1) Берәр кешенең үз тормышы, кичерешләре яисә үзе өчен мөһим тоелган вакыйгаларны теркәп барган язмалары; шул көндәлек язмалар тупланган дәфтәр. Ә менә бөтенләй әһәмиятсезгә саналып, көндәлеккә язарга да кирәк табылмаган вакыйгалар энәсеннән җебенә кадәр гомер буе сакланалар. М.Әмир. Анда синең көндәлегең бардыр, шуны укыйм әле дип сезгә кергән идем, әниең эзләде-эзләде, таба алмады. Ф.Яруллин. Ул [Галимҗан абый] гомере буе диярлек көндәлекләр яза, үзенең туган төбәген өйрәнә. Сөембикә 2) Мәктәптә билгеләр кую һәм өйгә бирелгән эшләрне язып бару өчен хезмәт итә торган махсус дәфтәр. Әйтмичә генә өйдән чыгып китүләр, кичләрен соң кайтулар, көндәлегендә моңарчы булмаган өчлеләрнең күренә башлавы аны [Сөембикәне] бик борчый иде. Ф.Садриев. – Тырышкан таба ул, ташка кадак кага ул! – дип шаярта хәзер Тимербай, көндәлегендәге бишле билгесен күрсәтеп. Мәдәни җомга 3) Көндәлек эшләрне, очрашуларны һ.б. планлаштырыр өчен алдан теркәп, билгеләп куя торган махсус калын дәфтәр, блокнот 4) Еш кулланыла, һәрвакыт мөрәҗәгать ителә, укыла, карала торган, ягъни һәрвакыт өстәлдә яисә кул астында тора торган китап, басма, җыентык һ.б. Быелгы календаребызны да язучыга да, югары уку йорты шәкертләренә дә, бакча үстерүчеләргә дә, авыруларга да кирәкле, файдалы көндәлек, бер кулланма булсын дип тырыштык. Татар мөселман календаре |