КӨНДӘГЕ’ДӘЙ рәв. к. көндәгечә. Көндәгедәй шатлык алып килә Һәм шатлыгын җәеп туа таң... Ф.Кәрим. Сибгатулла бүген артельгә көндәгедәй соңгарак калып барды. Ә.Исхак. Ул көнне әни мине көндәгедәй иртәрәк уятты. Г.Бәширов