КӨНДӘГЕ с. 1) Көн саен кабатлана торган; һәрвакыттагы; гадәттәге. Алгы бүлмәдә утыручы лаборант кыз көндәге тәртип буенча бүген дә яңа гәзитәләрне аның өстәленә кертеп куйган иде. Ә.Еники. Зәйтүнә зарыгып, ут йотып торса да, көтү бүген көндәгедән күп соңгарып кайтты. А.Гыйләҗев. Гафур бабай белән урманга барганда, тәмле йокыдан аерылуның беренче чирканчыгын алган Таһирҗан йокларга көндәгедән иртәрәк ятты. З.Фәйзи 2) Нинди дә булса сүздән соң килеп, эш яки хәлнең шул сүз белән тәгъбир ителгән конкрет бер вакытка караганын белдерә. Шул көндәге бөек яктылык һәм бу хәерсез төн... Ә.Баян. [Равил:] Рәнҗемисеңдер бит теге көндәгеләр өчен... Н.Гыйматдинова |