КӨНГЕРӘ и. ингл. 1. Сумкалылар семьялыгыннан, арткы аяклары озын, алгы аяклары кыска булган, баласын сумкасында йөртә һәм ике аякта сикереп йөри торган имезүче хайван. Көнгерә кебек түмгәктән түмгәккә сикердек. Х.Камалов. Түшендәге пальто төймәсен ычкындырып, елтыр күзле бәләкәй этне куенына урнаштырган кеше килә – әйтерсең лә көнгерә! Ш.Галиев. Ишек төбендәге оясыннан көнгерә күз карашы белән озатып калды. Мәдәни җомга

2. с. мәгъ. Көнгерә тиресеннән ясалган; көнгерә мехыннан тегелгән. Шул [Байгилде] әйткән: «Пугачауның башы кылыч астында, уң кулы богауда. Сул кулын кискәнгә – бер йөгерек ат белән бер көнгерә тун», – дигән. Г.Бәширов. Улы бүләк иткән көнгерә бишмәтен киеп, Габдулла абзый түбән якка таба атлады ---. Казан утлары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә