КӨНГЕ с. 1) Ниндидер бер көнгә караган; билгеле бер көндәге. Кичәге көнге кебек кенә түгел бүген, балык шәп каба. Ә.Еники. Теге көнге шикелле, соңыннан Роза берәр нәрсә сизеп алса? В.Нуруллин. Рәмиз күңелендә ул көнге хатирәләр яңара. Ф.Яруллин 2) диал. Көндезге. Көнге эшләреңне Сөенеп сөйли-сөйли, Иңнәремә кулың салганда, Сине шундый кысып кочар идем, Әгәр дә бу Иптәшлекне вату булмаса. Х.Туфан |