КӨНГӘ’ЧӘ рәв. 1) Билгеле бер көнгә кадәр. Мин, шушы көнгәчә әле беркемне дә сөймәгән, бер генә егеттән дә чын мәхәббәт сүзе ишетмәгән --- кыз, кинәт иргә чыгу ихтималы алдында торып калдым. Ә.Еники. Соң көнгәчә – шушы бәйге. Соң көнгәчә – тантана! Л.Зөлкарнәев 2) Нинди дә булса бер вакытка кадәр, берәр моментка чаклы. Өстәвенә анда мин тәрбияләгән балет осталарыннан шушы көнгәчә котлаулар, тәбрикләүләр килеп тора. Н.Юлтыева. Алар [авыл халкы] язган истәлекләр буыннан-буынга күчеп, безнең көннәргәчә килеп җиткән. Казан утлары |