КӨ’НБАТЫШ и. 1. 1) Дөньяның дүрт ягының берсе: көнчыгышка капма-каршы булган, ягъни кояш баткан як; мәгъриб. Көнбатышка таба безнең эшелон кузгалып киткәч, сулышым иркенәйгәндәй булды... К.Латыйп. Сугыш көнбатышта да, көнчыгышта да безнең гаскәрләрнең җиңүе белән бетте. Г.Ахунов. Палатага кояш нуры төшми: тәрәзәләр көнбатышка караган. М.Маликова 2) Европаның шул өлешендә урнашкан илләре. Көнбатышның азат халыклары Карый безгә һаман шикләнеп. И.Гыйләҗев. Боларның [белем һәм технологияләрнең] барысын да Көнбатышта – Япониядә, Тайваньда, Сингапурда табарга мөмкин. Р.Хәкимов 2. с. мәгъ. Берәр географик территориянең кояш батышы өлешендә урнашкан. Көнбатыш Себер |