КӨНБАГЫШ и. 1) Оешмачәчәклеләр семьялыгыннан орлыклары тәлинкә сыман түгәрәк нигез-ояга урнашкан, җимешләреннән май алына торган, озын сабаклы, эре сары чәчәкле үсемлек. Ләкин, гөнаһ шомлыгына каршы, көнбагыш сабаклары арасыннан чыгуга, безгә таба якынлашып килгән бер марҗа түтәен күреп алдык. Ә.Еники. Тормышны, ирекне, кешеләрне нык сагынгангамы, кояшка тартылган көнбагыштай сезгә омтылган идем. Р.Низамиев 2) Әлеге үсемлекнең май алына һәм киптереп яки кыздырып ашала торган кабыклы орлыгы, җимеше. Өлкәннәр кодасы яки баҗасы белән очрашып, «сәй» (яки «мәй») эчеп чыгар өчен, ә яшь-җилкенчәкләр исә көнбагыш ярып йөрер өчен генә булса да килә. Ә.Еники. Капкачыларга рәхәт, яннарында чуалган малайларның учыннан көнбагыш алып, чарт-чорт шуны яралар. А.Гыйләҗев |