КӨ’НАРАЛАШ рәв. Бер көн үткән саен; бер көн аша. Менә ул [Гасыйм Сәләхович] көнаралаш диярлек килә, китә, ә Рәмзиянең бер генә тапкыр да аның үз хәле турында сорашканы юк. Ә.Еники. Ә ул [Фәһимә] исә, көнаралаш шалтыратып, теңкәгә тиеп, нервыны ашап тора. Ф.Шәфигуллин. Сүзне уенга борырга, Хәмитнең көнаралаш табылып торган борчуларын бүгенге сүз үзәгенә алмаска иде аның исәбе. Р.Вәлиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә