КӨН и. 1) Тәүлекнең бер өлеше, кояш чыкканнан алып баеганчы вакыт; киресе: төн. Көн сүрән, караңгы, көз фасылындагыча вак яңгыр сибәли. И.Нуруллин. Көн җылы, кояшлы иде. Р.Вәлиев. Әллә көн азагында адәм баласына тагын да авыррак микән? Н.Гыйматдинова

2) Бер тәүлек. Вакыйгалар бер-берсен кысрыклый, эшләр берсе өстенә берсе өстәлә, һәр яңа көн белән ни дә булса туа, ни дә булса арта бара. Ә.Еники. Ике көн үткәч тә, дүрт-биш көннән дә, бер айдан да килмәде әле ул кыюлык миңа. Р.Вәлиев

3) Айның яки атнаның аерым бер өлеше; календарь дата. Якшәмбе көн булгач, бирегә дә халык шактый күп килгән. Ә.Еники. Шимбә көн кич чәй эчеп бетергәч, уйланып утырган Сәйфуллага: – Син, кияү, вакыт табып, тиз генә Төхфәт баҗаңа барып кил әле, – диде. З.Зәйнуллин

4) Ел фасылына бәйле билгеле бер вакыт. Җәй генә түгел, кыш көне дә буш тора бу гараж. Ф.Яруллин. --- [Гомәрнең] әтисе – шактый бай оста Ибраһим – җәй көне ял итәр өчен, йорт һәм бакча сатып алган иде. Җ.Ильясов. Мәдрәсәдә укулар көз көннәрендә кар явар алдыннан башланган, язга чыккач, ташу аккан чакларда тукталган. Ф.Гарипова

5) Нинди дә булса бәйрәм яисә вакыйга белән бәйле дата. [Динислам:] Туган көнең белән, Мәдинә-Гөлмәдинә. Г.Якупова. Укытучылар көне. Белем көне

6) күпл. Әдәбият, сәнгать өлкәсендәге вакыйгаларга яисә аерым бер датага, язучылар һ.б. иҗатына багышланган һәм берничә көн дәвам иткән зур чара. Москвага татар әдәбияты көннәре уздырырга килдек. М.Әмир. Журналның бу бәйрәме матбугат битләрендә, әдәбият көннәрендә, иҗат кичәләрендә һәм бүтән әдәби чараларда ел буе диярлек дәвам итте. Р.Фәйзуллин

7) күпл. Билгеле бер вакыт, чор яисә вакыт аралыгы. Хәтердә калган ул авыр да, күңелле дә көннәрне уйлап, Зөбәйдә арба тарта, үзе елмая. З.Зәйнуллин. – Кадерле әнкәем, җанкисәккәем! – диде чүл кызы Нәүризә. – Гөлстан халкының иң кара көннәре башланды. Р.Батулла

8) Кояш яктылыгы, кояш җылысы. Тезем-тезем тәрәзәләр Көнгә куйган йөзен. К.Булатова. Ул [ана] сәламәт вакытындагыча айнык тере булып ачылган күзләре белән көн яктысына карап ята. Ә.Еники. Тәрәзәмнән кергән көн яктысы сүнеп бара. А.Шамов. Үзең белән көн яктысын түгел, Алып киталмыйсың чырасын да. Х.Әюп

9) Кояшлы як. Ферма артындагы көнгә караган тау бите, пыяла вагы сибелгәндәй, күз явын алып, бертуктаусыз җем-җем уйнаклап тора... Ә.Еники

10) күч. Гомер. Ул [Әбу Рәйхан Бируни] инде үзенең көннәре санаулы икәнен тоя, әмма үзе кабызган гыйлем утын кем дәвам иттерәсен генә белми иде. Җ.Ильясов

11) күч. Тормыш, яшәеш. – Бүгеннән башлап үз көннәрен үзләре күрсен, бездән фатиха, – диде [Хәнифә]. З.Зәйнуллин. Минем өчен тагын якты көннәр башланды. Р.Низамиев. Озын сүзнең кыскасы шул, балалар: көн озын, гомер кыска, гөнаһлардан арынып, матур итеп яши башларга вакыт. Ф.Яруллин

12) Бәхетле, яхшы тормыш. Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс. Мәкаль. Көн күрмәгән көн күрсә, көндез чыра яндырыр; тун күрмәгән тун күрсә, кага-кага туздырыр. Мәкаль

13) күч. Һава торышы. – Көннәр бозылганчы урып җыю эшләрен төгәллисе иде бит, егетләр, – дип кул биреште безнең белән бригадир Салих. Казан утлары

Көн ачылу Яктыру, аязу. Көн ачылгач кына китәрсез инде, эшегез бик ашыгыч булмаса. Казан утлары. Көн бетү 1) Авыр хәлгә калу, яшәргә мөмкинлек калмау. [Коръәнхафиз:] Бел, синең кебек ахуннарга көн бетте хәзер... Ә.Еники. Менә шул чакта Казанның хуҗалары без булырбыз, ә байларга һәм генералларга көн бетәчәк! Я.Винецкий; 2) Урын калмау, кирәге бетү. Йорт тоткасына тәмам көн беткән икән бу нигездә. Мәдәни җомга. Көн бирмәү к. көн күрсәтмәү. Көн булмау Яхшы, тыныч тормышта яшәргә, иркенләп эшләргә мөмкинлек булмау. Көн булмады инде ул мескенгә. Казан утлары. Көн булу Һава торышы әйбәт булу. Көн барда ташырга тырыша халык [печәнне]. З.Зәйнуллин. Көнгә чыгару 1) Тотылмый яткан нинди дә булса әйберләрне, киемнәрне куллана, кия башлау. Үз сандыгымда күпме бирнә чүпрәкләрем тасланган килеш ята... Көнгә чыгарырга сәбәбе генә юк!.. А.Хәлим; 2) Фаш итү. Көнен көнгә катып Һәрвакыт, бертуктаусыз; көн-төн. Көнен көнгә катып эшләүчеләр дә хәерче хәлендә яши әле, башкаларны әйтәсе дә юк. М.Гафури. Көнең төшү Йомыш төшү, ягъни кемнән дә булса әйбер, ярдәм сорарга мәҗбүр булу. Көн дә бәйрәм, көн дә туй «Рәхәт яшәү» мәгънәсендә. Ә сезнең – көн дә бәйрәм, көн дә туй. Р.Вәлиев. Клуб мөдире агай үзенең башы дәүмәлле олы йозагын күтәреп килеп керде: «Көн дә бәйрәм, көн дә туй булмый ул», – дип сөйләнә-сөйләнә, яшьләрне куып дигәндәй чыгарды да ишекне шартлап бикләп кайтып китте. Г.Якупова. Көн итү Яшәү, тормыш алып бару. Яңартылган йортларда көн итәчәк кешеләр Урманцевның тырышлыгы турында белмәячәк тә. М.Маликова. Мәхәббәт ул туйда гына кирәк. Ә соңыннан кешеләрне уртак тормыш, бергәләп көн итү, балалар үстерү дә бер-берсенә бәйли. Ә.Еники. Яшьләрнең дә заманча көн итәселәре килә. Б.Камалов. Көн кадагына сугу Нинди дә булса эшне бик кирәкле вакытта башкару. Повестьларында да тискәре образлар аша бүгенге көннең әхлакый мәсьәләләре күтәрелә, көн кадагына суга торган гыйбрәтле хәлләр тасвирлана. Казан утлары. Көн калмау к. көн бетү. Безгә дә көн калмады. Р.Батулла. Көн кебек к. көн кебек ачык. Әйткәнемнең кадере, үземнең болай да булмаган кадерем кимеячәге генә көн кебек. Р.Рахман. Шул ук вакытта икесе дә [Хәят белән Миңзаһит] ул дөньяны нәкъ менә үзләре тудырганны аңлыйлар, аны кабул да итә алмыйлар, аңардан котылу да юк, шуннан чыга алмыйча һәлак булачаклары да көн кебек иде. Ф.Садриев. Көн кебек ачык Үзеннән-үзе аңлашыла; бик яхшы билгеле. Монда кызгануның мәгънәсезлеге көн кебек ачык. М.Маликова. Ә ачыкларга кирәк, һәрхәлдә, яңа начальник аның [Шәймәрдан агай] өчен көн кебек ачык булырга тиеш. Ә.Еники. Андый тамашага Габделбәр Гафуровның түзмәсе көн кебек ачык иде. Б.Камалов. Көн килү Уңыш елмаю, җиңеллек килү, мөмкинлек ачылу. – Мочтак хатынына гына сыер саварга димәгән, безгә дә көн килде, – дип, Шәмсия бии-бии сөенде. Р.Батулла. Көн кичереш Тормыш алып бару. Көн кичерү к. көн күрү. Элек балалар гел туган нигез тирәсендә тупланып яшәүне хуп күрә иделәр, бер-беренә ярдәмләшеп көн кичерделәр. Ә.Моталлапов. Көн кичкә авышу Кич җитеп килү. Менә без, көн кичкә авыша башлаган булса да, әле бөтен көченә янган җәй кояшы астында ялтырап яткан Идел өсте буйлап түбән таба очабыз. М.Әмир. Көн кичкә авышып килә иде, укытучылар бүлмәсенә дәфтәр тикшерергә, план төзергә җыела башладылар ---. М.Мәһдиев. Көн күзе йомылу Кич җитү; караңгылану, караңгы төшү. --- Көн күзе йомылганчы җырларлар иде. X.Кәрим. Көн күзлеге Көн таләбе. Көн күзлегеннән караганда искә алырлык та вакыйга түгел. И.Сирматов. Көн күрмәү 1) Көн яктылыгы күрмичә яшәү; күпмедер вакыт ниндидер сәбәпләр аркасында караңгыда яшәргә, вакыт үткәрергә мәҗбүр булу. Бахыркайлар [казлар], оя басып, көн күрми утырып ни, әзрәк әллә диваналаналар? Г.Якупова; 2) Яхшы тормыш күрмәү. Көн күрсәтмәү Тыныч кына яшәргә, эшләргә һ.б. мөмкинлек бирмәү; хәлен, тормышын кыенлаштыру. [Балалар] акыралар, бакыралар, бер сүзен колакларына элмиләр, үзе күрмәгәндә, артыннан мыскыллап көләләр, кыскасы, мескенкәйгә көн күрсәтмиләр иде. Ә.Еники. – Түзәрлегем калмады! – диде ул. – Хатын көн күрсәтми, хыянәт итә. Р.Батулла. Көн күрү 1) Тормыш алып бару, яшәү, гомер итү. Һәлак булган солдатның өлкән улына һәрнәрсә бик авырлык белән бирелде, үз көчең белән көн күрүнең ачы, тозлы тәмен ул бик иртә татыды. М.Маликова. Үз көнемне үзем күрдем. Г.Ахунов. Киек кошларның тормышы шулай дәвам итәр, ә менә мин озатасы өч кешенең язмышлары ничегрәк булыр, чит-ят җирләрдә алар ничегрәк көн күрер?.. К.Латыйп; 2) Берәр төрле кәсеп, һөнәр белән яшәү өчен акча эшләү; яшәешне тәэмин итү. Җәтмәгә эләккән балыкларны, җитмәсә шундый сирәк очрый торган гына түгел, безнең кебек хәләл кәсеп белән көн күрүче кешеләрнең төшенә дә керми торган эре, матур, тере чөгәләрне кире суга җибәрү! М.Әмир. Җәй буе үз вакытын дачасында, шәһәр ыгы-зыгысын тоймыйча, саф һава сулап, кишер, суган үстереп көн күрүче ветераннарның нәфрәтен аңларга була, билгеле. Мәдәни җомга; 3) Уңышка, максатка ирешеп, әйбәт яши башлау; тормышлар җайланып китү. Шулай бит ул, берәү үлә, берәү көн күрә дигәндәй, кайчак кеше үзе дә сизмәстән кинәт кенә максатына ирешеп куя. Ә.Еники. Көннәрдән бер көн(не) Бервакыт. Шулай көннәрдән бер көнне минем янга Фәхри карт килеп чыкты. Ә.Еники. --- бу дуслык көннәрдән бер көнне бозыла ---. Н.Фәттах. Көннәре санаулы Вакыты чикле. Көннәрне авыштыру к. көн күрү. --- Болар шуның белән алай-болай итеп көннәрен авыштырып баралар икән, ди. Әкият. Көннәрнең берендә к. көннәрдән бер көн(не). Көннәрнең берендә партадашым Сәйфүш белән без дә кинога качып керергә уйладык. Р.Низамиев. Көннәрнең берендә үз хәлебезгә читтәнрәк торып күз ташлаган идек тә хәйранга калдык... М.Зарипов. Көнне төнгә ялгап Ял итмичә, көне-төне. --- Миңлеәхмәт көнне төнгә ялгап үзе дә эшләде, бригададагы халыкны да эшләтә белде. З.Зәйнуллин. Көннеке көнгә бетү Шул ук көнне бетү, икенче көнгә калмау (азык, акча, эш һ.б.ш.). --- [Салам] көннеке көнгә бетеп бара, бер дә запас әзерләп булмый. А.Расих. Көннеке көнгә җитү Шул көнне табылган, кергән нәрсә җитәрлек булу, кытлык булмау; гомумән, урта хәлле тормыш булу. Көннеке көнгә җитеп баргач, аларга күпләп утын әзерләүнең хаҗәте юк иде. Ф.Яруллин. Көннекен көнгә җиткерү Кытлык, тарлык күрмәү; гомумән, урта хәлле тормышлы булу. Минем хезмәт хакы белән көннекен көнгә җиткерү бик җиңелләрдән түгел, һаман кемгәдер баш ияргә, чарасын табарга туры килә. Юлдаш. Көннекен көнгә ялгау Һәр көнгә бик авырлык белән ризык, акча һ.б. җиткерү (авыр тормыш алып бару тур.). Югыйсә бүлешер маллары да юк: ике гаилә дә көннекен көнгә чак ялгап, гомер учагын сүндерми сакларга тырыша. Р.Мулланурова. Фронттан яраланып, эштән чыгып кайткан ир-ат та көннекен-көнгә ялгый алмый азаплана. Ә.Хәсәнов. Көннең көн буе Көн дәвамында, озак вакыт. Көннең көн буе йөрсә дә, район хуҗалыкларын карап, эт булып арыса да, ул [Усманов] Казанга кайтып китә --- иде. Г.Ахунов. Көннең көн буена к. көннең көн буе. Нәтиҗәдә, көннең көн буена утырып оешкан әгъзалары язылып, киеренкеләнгән нервлары тынычланып, ятуга эреп китә торган булды. Г.Гобәй. Көн өсте Бер көн эчендә, көн дәвамында, көнендә. – Һи, йөрүмени бу! – диде [карчык]. – Көн өстенә килеп китәбез без Куандыкка. Ә.Еники. Көн сүнү к. көн кичкә авышу. Чынлап та, кышкы көн сүнеп бара иде инде. Ә.Еники. Көн сүрелү к. көн кичкә авышу. Ниһаять, көн сүрелгәч, Сания белән Зиннурны берсекөнгә Зиреклебашка кунакка чакырып, юлга чыктылар. Ә.Еники. Көн туу 1) Кояш чыгу; яктыра башлау. Көн туса, алар авылына барырга җай эзли башлыйм. Ф.Яруллин. Көн туса – яу, яу булса – төн! Р.Батулла; 2) Яңа чор (тормыш) башлану. 80 еллык тарих катламнары артыннан яңа көн туып килә. Мәдәни җомга. Көн уртасы Төш вакыты, кояш төшлектә булган вакыт. Көн үзәге 1) к. көн уртасы. Атна уртасы, көн үзәге булганга вагонда кеше аз иде. И.Сирматов. Көн үзәгендәге Тиз арада хәл ителергә тиешле; актуаль. Кадрларны авылда калдыру – көн үзәгендәге катлаулы проблема. И.Низамов. Көн чырае Яхшы мөнәсәбәт, якты йөз. Аңа [Фәһимәгә] якты көн чырае күрсәтмәделәр инде. Н.Гыйматдинова. Көн юк к. көн булмау. Хәерчегә нишләсәң дә көн юк. Ф.Садриев. Көн яктысын күрмим Нәрсәнең дә булса дөреслегенә, үз сүзләренең хаклыгына ышандыру өчен әйтелә торган ант сүзе



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә