КӨМЕ’ШТӘЙ с. 1. 1) Көмеш шикелле, көмешкә охшаган, аксыл соры. Көмештәй мех

2) күч. Яңгыравык, чыңлап торган; колакка ятышлы (тавыш тур.). Берёзкига гомерендә бер генә тапкыр булса да килеп киткән кеше --- шушы көнгә чаклы көмештәй саф авазын саклап калган кыңгырауны инде беркайчан да оныта алмас. В.Тельпугов. Көмештәй аваз белән кешнәп җибәрдеме, күктәге фәрештәләргә чаклы очып барган җиреннән тукталадыр. Р.Низамиев

2. рәв. мәгъ. 1) Көмешсу төскә кереп. Мәчеткә ул [Коръәнхафиз] кара казаки өстеннән көмештәй елык-елык уйнаклаган атлас чапан, башына кара чуклы зәңгәр фәскә җыйнак кына итеп чорнаган ак чалма киеп бара. Ә.Еники. Кичке шәфәкъ яктысында аның [Дарья әбинең] кулындагы биш энәләре генә, күзлегенә тиям-тиям дигәндәй, көмештәй елык-елык ялтырый иде. В.Тельпугов. Аны [Мөнир абыйны] каршына утырткач, Сөембикә аптырап китте: туганнан туган абыйсы шактый картаеп, ябыгып киткән, чәчләре коелмаса да көмештәй чаларган, кашлары гына кап-кара килеш иде. Ф.Садриев

2) Яңгырап, чылтырап. Көмештәй яңгыраган тавышка уянып киттем ---. М.Гали



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә