КӨМЕШЛЕ с. 1) Көмештән ясалган; составында көмеш булган. Беркөнне ул [Рәхим] Орликны җиңел чанага җигеп алды, мәктәптән сорап торып, дугага көмешле кыңгырау такты, --- сөйгән кызын алмага чыгып китте. Җ.Мостафин. Тәңкә салсаң, алырлар, ә суда көмеш булу сәламәтлек өчен кирәк: көмешле су бозылмый. Ш.Галиев 2) Көмешкә манылган яки көмеш өлешләре дә булган. --- алдындагы өстәлдә сулы графин янында торган көмешле җиз кыңгырауны шалтыратып, Фәхретдин Гыйльмановның үтерелүе турындагы эшне тикшерү башланачагын белдерде. Р.Гайфуллина |