КӨМЕШЛӘ’Ү ф. 1) Көмеш белән каплау, көмеш йөгертү; көмешкә ману. Көмешләп эшләнгән бу затлы балдакны миңа мәрхүм ирем бүләк иткән иде. Сөембикә 2) күч. Көмеш төсенә кертү; агарту, чаларту. Кояш нурлары көмешләгән ап-ак су өстендә тирбәлеп утырган көймәләрнең кара силуэтлары искиткеч бер манзара иде. А.Гыйләҗев Көмешләп бетерү Тулысынча, бөтен җирен көмешләү Көмешләп тору Даими, һәрвакыт көмешләү Көмешләп чыгу Һәрберсен аерым-аерым көмешләү Көмешли башлау Көмешләргә тотыну Көмешли төшү Тагын да бераз көмешләү |