КӨМЕШЛӘНҮ ф. төш. юн. 1) к. көмешләү. Моның өчен көмеш хуз хәзерләмәк кирәк: биш йөз өлеш йодистый калий, мең өлеш су. Ун минутта, күп булса утыз минутта көмешләнеп бетәдер һәм бик һәйбәт буладыр. К.Насыйри 2) күч. Чәч агару, чалару. Аларның [таныш-белешләремнең] --- битләрендә җыерчыклар тирәнәйгән, чәчләре көмешләнгән, күзләре эчкәрәк бата төшеп, күп нәрсәләрнең серен белгәндәй, җитди, сабыр карыйлар. Ә.Еники 3) күч. Нәрсәнең дә булса аксыл соры төскә кереп, чаларып торуы. Әле кичә генә зәңгәрләнеп агып яткан елга, һавалар кинәт кенә суытып җибәргәнлектән, ашыга-ашыга көмешләнә, агымы талгынлана ---. А.Хәлим. Ачык тәрәзәдән томырылып диярлек бер-бер артлы ике ак күбәләк килеп керделәр дә --- ачык тәрәзәгә түгел, икенчесенең кояш яктысында көмешләнгән пыяласына бәрелделәр. Г.Кашапов Көмешләнә башлау Көмешләнү билгеләре сизелү. Көмешләнә башлаган коңгырт-кара чәчләрен ясалма бөдрәләткән Алия, кыюланып, уң кулына тотып кергән эштән китү турындагы гаризасын --- өстәлгә куйды. М.Шаһимәрдәнов. Шулай да аларның [мыекларның] карадан көмешләнә башлаганлыгын аңлау кыен түгел. С.Поварисов Көмешләнә төшү Тагын да бераз көмешләнү. --- кайчандыр соргылт булып та, хәзер төсен югалткан күзләре тагын да эчкәрәк яшеренгән һәм сирәк, йомшак чәчләре тагын да ныграк көмешләнә төшкән шикелле күренде. Н.Фәттах Көмешләнеп бару Акрынлап, аз-азлап көмешләнү Көмешләнеп бетү Тәмам көмешләнү. Барып җитсәләр, ак сакалы тезенә җиткән, чәчләре көмешләнеп беткән, аркасы бөкрәйгән, куллары кәкрәйгән бер бабайны очраттылар, ди, алар. А.Алиш Көмешләнеп калу Көмешләнгән (чаларган) хәлгә килү. [Гөлфирә] Шунда аларның [чәчләре] элеккегә караганда яртылаш диярлек көмешләнеп калуына игътибар итте, тик, ирен борчымас өчен, бу турыда бер сүз дә әйтмәде. Ә.Сафиуллин Көмешләнеп килү Көмешләнүгә таба бару. Олыгаеп, чәчләре көмешләнеп килгән промысел җитәкчесе Евгений Иванович дөньяда барысын да күргән тәҗрибәле кеше иде. Ә.Сәлах Көмешләнеп китү Кинәт, ниндидер сәбәптән көмешләнү. Сәүбәннең зәңгәр күзләре дә бераз ачылып, ачыкланып, хәтта көмешләнеп киткән. Г.Гыйльманов Көмешләнеп тору Көмешләнгән хәлдә булу. Чигәләрендә ак чәчләре көмешләнеп тора. Х.Камалов |