КӨМЕШКӘ и. рус сөйл. Өй шартларында ясалган исерткеч эчемлек; самогон. Борька стаканга тутырып көмешкә салды да миңа сузды. И.Сирматов. Ике катлы соры бина эчендә нинди генә күңелсезлекләр вә хәтәр хәлләр булып үтмәде: урлашу, янау, яшеренеп көмешкә эчү, авыз-борыннар канату... К.Латыйп. Битләрен дә кыл баскан бу аю кебек йөнтәс адәмзаттан сасы көмешкә исе килеп бәрелде. А.Хәлим |