КӨМЕШ-АЛТЫН җый. и. сөйл. 1. 1) Көмеш һәм алтын кебек затлы металлар. Мимарлар-мөһәндисләр сарайлар, мәчетләр кора, һөнәрчеләр көмеш-алтын, җәүһәр-энҗеләрдән бизәнү әйберләре, рәссамнар гүзәл сәнгать әсәрләре иҗат итә. Р.Батулла 2) Алтын-көмештән ясалган әйберләр. Көмеш-алтынга кызыгу 2. с. мәгъ. Алтыннан һәм көмештән ясалган. Шуннан солдат әйтә: – Мин сиңа көмеш-алтын акчалар бирәм бит, чакма ташы нәрсәгә кирәк сиңа? – ди. Әкият |