КӨМЕШ и. 1. 1) Аксыл соры төстәге ялтырап торган кыйммәтле металл. Көмештән шуның өчен акча ясадылар, чөнки көмеш – ышанычлы, бәһале товар. Г.Тукай. Әллә көмеш булуына шикләнәләр инде, әллә кыйммәтсенәләр, --- тотып-тотып карыйлар, әмма сатып алмыйлар. Ф.Шәфигуллин. Сакланып калган әйберләр арасында көмештән эшләнгән чигә алкасы һәм бакырдан эшләнгән шалтыравык асма бизәк чылбырлары бар иде. Ф.Хуҗин 2) Элек шундый металлдан коеп ясалган вак акча. --- Егерме тиен көмеш һавага очып китте, кыз иелеп аны эзләп алды, касса алдындагы хатыннар бер-берсенә карашып баш чайкадылар. А.Гыйләҗев. Бик нык рәнҗегән Фирдәүси мунчага бара, анда җимеш суы эчә һәм барлык көмешне мунчачы белән тәмле «фук» сатучыга бүлеп бирә... Җ.Ильясов. – Кәҗә өч көмеш тора! – дип такмаклый икән үзе [Зарифат]. Р.Батулла 3) Шундый металлдан ясалган бизәнү әйберләре. Анда тик кыйммәтле нәрсәләр генә сатыла: алтын да көмеш, бриллиант та якут. Э.Касыймов 4) күч. Үзенең төсе яки ялтыравы белән көмешне хәтерләткән, аксыл соры төстәге әйберләр. Агачларда – алтын, чәчтә – көмеш, Кышларымны гына, Язларымны гына, Җәйләремне булмый туктатып. Х.Мөдәррисова 5) күч. Ходай язган, насыйп булган кеше, әйбер. Берзаман әллә кайсы яктан, аның [Алмакай-Алмабикәнең] өлешенә көмеш булып, Хәлекәй-Хәлиулла килеп төшкән. Г.Якупова 2. с. мәгъ. 1) Шундый металл кушып ясалган; көмеш 1. (1 мәгъ.) йөгертелгән. Гата класс ишеген япмаган көе үк көмеш портсигарын чыгарып яхшы папирос алды, хикмәтле зажигалка белән ялт итеп кабызды ---. М.Мәһдиев. Ул [Әхнәф], көмеш кашык белән өстәлгә шакы-шокы суккалап, шактый вакыт торды. Ф.Садриев 2) Шундый металлдан ясалган (акча тур.). Җиңгәчәйнең өстендә киң итәкле озын кәшимир зәңгәр күлмәк, яшел камзул, башында көмеш тәңкәле тар гына калфак ---. Ә.Еники. Аның [Миңлеасиянең] көмеш тәңкәләр сибелгәндәй яңгыравыклы тавыш белән рәхәтләнеп көлеп җибәрүләре – барысы, барысы Тимерхан абзыйның күз алдыннан узып киттеләр. Г.Ахунов. Көмеш тәңкәләр белән бизәлгән ук савытларында һәр олан үзе теләгән төскә буяган уклар. М.Хәбибуллин 3) күч. Төсе яки ялтыравы белән шундый металлны хәтерләткән, аксыл соры. Берәм-сәрәм очраган усакларның көмеш яфраклары, таң сулышыннан уянышып, сөенә-сөенә уйнаган шикелле җилфердәшәләр... Ә.Еники. Уңда да, сулда да, артта да, алда да, өметләрне канатландырып, көмеш балыклар сикерешә. М.Әмир. Җемелдәтеп җиргә яткан көмеш чыкны, Көнчыгышта, Алып батыр калканыдай Матурланып, түм-түгәрәк кояш чыкты. Ш.Мөдәррис 4) күч. Агарган, чал. Зәйтүнә ерактан ук аның ике чигәсеннән сузылып киткән көмеш тасмаларны күреп алды. М.Маликова. Беләм нигә чәчкә чал төшкәнне, Нигә көмеш сакал үсүен. М.Садри. Көмеш чәчле әнкәем бу, Ак яулыгы кулында. Х.Әюп 5) күч. Яңгыравык, яңгырап торган, ачык тонлы (тавыш тур.). Менә ни өчен җиз кыңгырау бик кадерле миңа: аның дәртле, көмеш тавышында гүя яшьлек һәм мәхәббәт саклана. Ә.Еники. Ул кичтә Тәбрия, мандолинаның көмеш чыңына кушылып, шактый җырлар җырлады. М.Маликова 6) күч. Нихаклашу кебек берәр вакыйганың 25 еллыгы белән бәйле. Укучылар белән уртак фикердә яши башлаганга чирек гасырдан артык – көмеш туй үтеп тә киткән. Ш.Галиев. – Газинур белән Миңсылу көмеш туйларына чакырганнар иде, затлырак бүләк аласы булыр инде ---, – дип сүз башлады хатыны. Татарстан яшьләре |