КӨЛЧӘ и. Әче камырдан пешерелгән камыр ризыгы; кабартма (элек көлдә пешерелгән). Төенчек эченнән зур гына йөзем тәлгәше, бодай көлчәсе, бер йомарлам эремчек, сөт савыты күренеп тора иде. Н.Фәттах. Шикәрем дә бар, әче камырдан көлчә дә пешергән идем. Н.Кәримова. Ә инде без кайтуга, әбекәйнең яңа ипие мичтән чыгарылган, мендәр өстенә икенче ягы белән әйләндереп тезелгән, күпереп пешкән көлчәсе майлап, табак түбәсеннән итеп өеп куелган, мунчасы ягылган була иде. Э.Шәрифуллина |